Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яшь сайлаучыларга - брелок һәм котлау открыткасы

Быелның иң төп вакыйгасы, һичшиксез, Россия Федерациясе Президентын сайлау булачак. Исегезгә төшерәбез, сайлау көннәре бүгеннән башланды. Һәм ул 17 мартка кадәр дәвам итәчәк.

Бу сәгатьләрдә район мәдәният йортында урнашкан 2668 номерлы сайлау участогына сайлауга килергә тиешле сайлаучыларның 30%ы килгән иде инде. Бу кадәресен безгә участок сайлау комиссиясе сәркатибе Елена Сафина җиткерде. Биредә дә  халык сайлау участогына күпләп иртән килгән. Хәер хәзер дә аларның бетеп торганы юк. Гаиләләре белән килеп сайлаучылар да бар.

Бирегә киләчәк сайлаучыларның егермесе беренче сайлауларын үткәрәчәк. Аларга брелок белән котлау открыткалары тапшырылачак. Беренче тапкыр сайлауга килгән биш яшь сайлаучыга әлегедәй истәлек бүләкләре тапшырылган инде. 

Сайлауга килә алмаган өлкән яшьтәге яки авыру райондашларыбызны өйләренә барып сайлату җае каралган. Мисал өчен, әлеге сайлау участогында яшәүче мөмкинлекләре чикле 14 райондашыбыз өйдә килеш кенә тавыш бирә алды. Мондый мөмкинлекне аларга сайлау комиссиясе әгъзалары Елена Фатыйхова белән Гөлнара Камалиева тудырды. Иртәгә алар күчмә урна белән 13 райондашыбыз янында булачаклар.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев