Яшьләр җәмәгать тәртибен саклый
449
0
Бүген, ягъни 23 май көнне, Теләче стадионында республикабызның җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр оешмалары спартакидасының зона этабы булып узды.
Ярышларны тантаналы шартларда Теләче муниципаль районы Аппараты җитәкчесе Илдар Мөбинов ачып җибәрде. Спартакидада Балтач, Кукмара, Питрәч, Яшел Үзән, Арча һәм Теләче районнары егет-кызлары катнашты. Алар спортның турникта тартылу, пневматик мылтыктан ату, АКМ автоматын сүтеп-җыю, ераклыкка граната ату, гер күтәрү, ераклыкка йөгерү, аркан тарту кебек төрләрендә көч сынаштылар. Әлеге төр ярышларда шәхси беренчелектә, командалар беренчелегендә җиңүчеләрне Теләче муниципаль районы Аппараты җитәкчесе Илдар Мөбинов, районның спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Зөлфәт Ибраһимов, районның профильле өстәмә белем һәм тәрбия бирү үзәге җитәкчесе Азат Шәйхетдинов тәбрикләде.
Түбәндә бүген үткәрелгән яшьләр оешмалары спартакидасының зона этабы яршларыннан фоторепортаж тәкъдим итәбез. Көн буе дәвам иткән киеренке һәм мавыктыргыч ярышлар турында “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев