Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Язгы җанлану алдыннан

Бүген, ягъни 25 март көнне, муниципаль район Советының зур утырышлар залында район хакимияте каршында эшләп килүче юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең чираттагы утырышы булып үтте.

Муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә узган утырышка авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары, мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениеләре җитәкчеләре чакырулы иде. 

Барча яссылыкта райондагы юл хәрәкәте иминлеге торышы каралган чарада юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлеге җитәкчесе, полиция капитаны Илнур Кәримуллин, “Татавтодор” акционерлык җәмгыятенең Теләче бүлеге җитәкчесе Илнур Ярмиев,  район мәгариф бүлеге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Миләүшә Вахитова, “Теләчеинформ” мәгълүмат үзәге директоры Ленар Хуҗин, Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Казан шәһәре идарәсе җитәкчесе Наил Агишев чыгыш ясады.

Утырышта йомгаклау сүзе белән муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов чыкты.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев