8 июнь көнне социаль хезмәткәрләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп уза.
Россиядә халыкны Социаль яклаулар хезмәте 1701 елда император Петр Беренче Указы нигезендә оештырыла. Ә инде социаль хезмәткәрләр көне 2000 нче елдан, Россия Президенты фәрманы белән кабул ителеп 8 июньнән бәйрәм ителә башлый. Шул уңайдан районның социаль хезмәткәрләре бәйрәм чарасына җыйналды. Аларны һөнәри бәйрәмнәре белән район башлыгы Нәҗип Хаҗипов тәбрик итеп, Рәхмәт хатлары тапшырды.
Эльмира Котдусова.
Нет комментариев