Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Иген иккән хөрмәтле

Бүген, ягъни 26 октябрь көнне, “Хәкимова” шәхси предприятиесенә караган “Маяк” кафесында әнә шул исемдә урак батырларына багышлап “Уңыш бәйрәме” үткәрелде.

Бу көнне эшеннән ямь, тәм табып, алны-яны белмичә, намус белән хезмәт итүче чын хезмәт кешеләренең шатлыгын муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин,  республикабызның мөхтәрәм шәхесе, хезмәт ветераны Дамир Каюмов, озак еллар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министры урынбасары булып эшләгән Илдус Гадрахманов,  Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бүлек мөдире Гөлүс Баязитов уртаклашты. Шулай ук бүгенге тантаналы чарага озак еллар районыбызның авыл хуҗалыгын үстерүдә фидакарь хезмәт куйган, хәзер лаеклы ялда булган ветераннарыбыз да чакырулы иде.

Чара барышында алдынгыларыбызга  республиканың дәүләт бүләкләре, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының, Теләче муниципаль районы башлыгының Мактау грамоталары,  Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр тапшырылды. Бүләкләү тантанасы районыбыз үешчәннәренең бай һәм эчтәлекле чыгышы, республикабызның халык артисты Рөстәм Закировның,  “Болгар радиосы” милли-музыкаль премиясе лауреаты Зәринә Хәсәншина һәм Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара "Татар җыры" фестивале Гран-при иясе Ранис Габбасовның дәртле һәм моңлы җырлары белән үрелеп барды. 

Фәнил Гаязов.

Уңыш бәйрәме турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев