Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Игенче” - кабат җиңүче

Бүген, ягъни 23 июль көнне, муниципаль район Советының зур утырышлар залында авыл хуҗалыгы предприятиеләренең июнь аенда терлекчелек тармагында куйган эшчәнлекләренә нәтиҗә ясалды.

Муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә узган киңәшмәдә  терлекчелек тармагындагы тәҗел темаларны яктыртып, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илгизәр Гарипов, “Россельхозцентр”ның район бүлеге җитәкчесе Илдар Галиәхмәтов чыгыш ясады.

Азактан, июнь аенда терлекчелек тармагында  куелган хезмәт нәтиҗәләре буенча авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында беренче урынга кабат җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәте терлекчеләре чыкты. Мактаулы приз - Ат сыны ширкәт җитәкчесе Рафис Яхинга, Теләче муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары - белгечләргә, җылы одеаллар - терлекчеләргә тапшырылды. Икенче һәм өченче урыннарда - җаваплылыклары чикләнгән “Агролак” һәм “Алан” ширкәтләре.

Аналитик материалларга бай булуы белән аерылып торган  киңәшмә турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев