Бүген Теләченең икенче номерлы балалар бакчасында «Карга боткасы» бәйрәме гөрләде.
Бакчаның зурлар төркеменә йөрүче балалар тәрбияче апалары белән бергә әлеге бәйрәмнең эчтәлеген театральләштереп күрсәтеп үттеләр. Бәйрәм йола җыр-бию, милли уеннар, конкурслар белән үрелеп барды.Бәйрәм ахырында балалар, бакчаның пешекчеләре пешергән тәмле «карга боткасы» белән сыйландылар.
Нет комментариев