«Икмәк булса, җыр да була»: сабантуенда алдынгыларны бүләкләделәр
Сабантуйның «Дан сиңа, дан, игенче» дигән җыр белән башлануы юкка гына түгел.
Менә алар - тырыш авыл хезмәтчәннәре. Табыннарыбызның мул, күңелләребезнең күтәренке булуында аларның хезмәте әйтеп бетергесез зур. Язгы кыр эшләрендә көнне-төнгә ялгап эшләгән механизатор-шоферлар, белгечләр, җитәкчеләр белән бергә бүген сәхнә түрендә сыер савучылар да хөрмәтләнде.
" Сезне милли бәйрәмебез – Сабан туе белән ихлас тәбрик итәм. Бу бәйрәм татар халкының мәдәни җәүһәре, бүгенгебез һәм киләчәгебез арасында җанлыв бәйләнеш. Сабан туе – гаилә бәйрәме. Анда буыннар бәйләнеше, үзенчәлекле йолалар, мәдәниятебезгә булган олы ихтирамыбыз чагылыш таба. Игенче хезмәте хөрмәтләү, кадерләү матур гадәт булып күчә килә. Районыбыз механизаторлары язгы кыр эшләрен вакытында, сыйфатлы итеп башкарып чыктылар. Ә элек-электән милли бәйрәмебезне уздырганда мәйдан түрендә игенче хөрмәтләнгән. Без авыл хезмәтчәннәре алдында баш иеп, аларга тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт әйтәбез. Соңгы елларда районыбызның үсүендә аларның хезмәте әйтеп бетергесез зур. Бәйрәмебез котлы булсын, Сабантуйның матур йолалары буыннардан-буыннарга тапшырылсын, сәламәт булып, киләсе елда да милли бәйрәмебезне бергәләп каршы алырга язсын!" - дип сәламләде халыкны район башлыгы Нәҗип Хаҗипов.
Елның-елында районыбыз Сабан туе башкалабыз Казаннан, күрше районнардан олы кунаклар кабул итә. Быел да Теләчене яратып, хөрмәт итеп килгән дәрәҗәле кунаклар шактый иде.
Фәнил Нигьмәтҗанов фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев