Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Илья Николаевич Максимов Олы көн бәйрәме турында истәлекләре белән уртаклашты

Тәмте авылында туып, бүгенге көндә Алабуга шәһәрендә яшәүче Илья Николаевич Максимов Олы көн бәйрәме турында истәлекләре белән уртаклашты.

-  Балачаклар искә төшеп китте. Без үскәндә Тәмте авылы тыныч та, шул ук вакытта бик актив авыл иде.. Без дини йолалар кысыбрак яшәгән чорда яшәдек. Нардуган, Раштуа, Олы көн бәйрәмнәрен бик матур итеп үткәрәләр иде..Олы көн инде ул иң зур бәйрәмнәрнең берсе.  Ул безнең пост бетеп, авыз ачкан көн. Өстәлләр мулдан була ул көнне. Безнең ураза мөсельманнарныкыннан бераз аерыла.  Бәйрәм көнне бәләкәй балалар, өйдән -  өйгә йөреп, "Христос терелеп торган!" дип әйтәләр. Хуҗалар "Чыннап терелеп торган!" дип җавап кайтарырга тиеш. Без үскәндә йомыркалар кызыл була торган иде. Хәзер инде төрле төсләргә буыйлар.  Ә чын дөресе аның кызыл булырга тиеш. Аннары шул җыелган йомыркалар белән, болынга чыгып, йомырка тәгәрәтеш уйный идек. Бергәләшеп утырып ашап, күңелле итеп тарала идек өйләргә. 

 Илья Максимов  туган ягы, керәшеннәр һәм аларның традицияләре турында аеруча җылылык белән картиналар яза. 
 Әлеге фотода да ул ясаган рәсемне күрәсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев