Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Иң авыры – кешеләр зыян күрү

Бүгенге язмам Хикматов Марсель Мансур улы хакында. Тумышы белән Олы Нырсы авылыннан.

Әтисе Мансур,  әнисе  Рауза апа гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә ул. Үзегез турында таныштырып үтегез әле, Марсель абый дигәч:

  • Бүгенге көндә туган авылымда гомер итәм. Гаиләм бар. Тормыш иптәшем Әлфия, улым Морат, ике кызым Айсылу белән Айзилә. 2009 елдан бирле янгынга каршы тору постында хезмәт куям, диде ул тыйнак кына.

 

2010 елдан  Олы Нырсы янгын сүндерү  бүлеге командиры вазыйфасын алып бара Марсель Мансур улы. Безнең социаль челтәрләрне күзәтеп барган булсагыз, хәбардарсыз мөгаен, быел, Оренбург өлкәсендә язгы су басу һәлакәтендә катнашырга туры килде аларга. Татарсан буенча илле алты  коткаручы барган, шулар арасында  унбиш янгын сүндерү бүлегеннән белгечләрне дә сайлап алганнар.

- 14 апрель көнне юлга кузгалдык. Алты көн Илек авылын су басудан саклау өчен дамба төзүдә катанштык. Кизү тордык. Су басу куркынычы кимегәч, безне Оренбург шәһәренә күчерделәр.  Анда алты көн су баскан хуҗалыкларга ярдәм күрсәттек -  махсус  суырткычлар белән подвалардан су суырттык. Андагы хәлләрне үзе шунда булган кеше генә яхшы аңлый ала. Без Оренбург халкына булыша алуыбызга сөенәбез. Андагы халык та безгә бик рәхмәтле булып калды,- ди батыр йөрәкле егет, ул көннәрне искә төшереп. Оренбург өлкәсе губернаторы исеменнән, табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерүдә күрсәткән батырлык өчен, Рәхмәт хаты да тапшырылган үзенә.  

 

Янгын сүндерүче  көчле,  гадәттән тыш хәлләрдә тиз карарлар кабул итә белгән, югары җаваплылыкка ия булырга,  ялкыннан куркырга тиеш түгел, дип саный ул. Аларның киемнәре (БОП дип атала) бик каты эссегә  чыдам. Өс-киемнәре бөтенесе бергә  (куртка, чалбар, шлем-каска, каеш, аяк киеме, балта)  10 килограмм авырлыкта. Шәхси составка “Тревога!” буенча җыенырга, хәрби кием кияргә, машинага утырып,  чыгып китәргә 1 минут вакыт бирелә икән.

 Марсель абыйга янгыннарны күп күрергә туры килгән. Иң беренчесе күңеленә сеңеп калган.

  • Мин ул вакытта белем өстәп,  Теләчедә гарнизонда  (134 нче пожар бүлеге) укып йөри идем.  Кече Мирәтәк авылында пожар дип хәбәр килде. Шунда чыгып  киттек. Ул пожарда ике хуҗалык янган иде. Бик истә калды ул. Янгыннарда  иң авыры – кешеләр зыян күрү. Шуңа күрә теге яки бу чакыруны алгач: «Кеше булмаса гына ярар иде», – дип телибез. Күпләр янгын чыккач югалып кала, безгә аларны тынычландырырга туры килә, – диде ул.

Бүгенге көндә Олы Нырсы авылы янгын сүндерү бүлегендә 11 кеше хезмәт куя. Ике янгын сүндерү техникасы һәрвакыт чыгып китәргә әзер тора. Гомумән, үз хезмәтләрен төгәл белеп, зур җаваплылык тоеп башкаралар алар.  Янгын күзәтчелеге бүлегендә  ел әйләнәсе эш туктап тормый. Марсель абыйга,  һәм гомумән янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләренә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге,  җаваплы хезмәтләрендә уңышлар телисе килә!

Зөлфия Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев