Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Җиңү язы -Весна Победы» хәтер атналагы дәвам итә

Вафина Гөлҗәүһәр Хәбир кызы 1929 нчы елның 2 октябрендә Балыклы авылында дөньяга килә.

Әтисе Шакиров Хәбир сугышка киткәндә аңа 11 яшь  тирәсе була.
“Ул көнне коеп яңгыр яуды.Әтине озата чыгарга аякка кияргә әйбер булмады,дип хәтеренә төшереп сөйләп үтте Гөлҗәүһәр апа.Әтине әни озата китте. Ул кая кадәр озатканын тәгаен гына әйтә алмыйм,онытылган инде.”- дип искә алды ул.
Гөлҗәүһәр апаның әтисе Ленинград астында сугыша. Бөек Ватан сугышында үзе хакында уйламый командирын  күкрәге белән каплап батырлык күрсәтә. Батыр якташларыбызның якты истәлеге еллар узса да онытылмый. Вафатыннан сон ул Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Аның таныклыгын кызы Гөлҗәүһәр апага тапшырдылар. Тыл ветераны Гөлҗәүһәр апага бүгенгесе  көндә 93 яшь. Күкчә авылында кечкенә улы Хәмит белән матур гына гомер кичерә.

Илсөяр Сәләхова, Күкчә авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев