Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Җиңү көне белән!

Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре! Бөек Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан иң кайнар котлауларыбызны кабул итеп алыгыз!

Дәһшәтле сугыш елларында язмыш ничек кенә сынаса да, фашизмның җиңеләчәгенә өметегезне югалтмыйча, Бөек Җиңүне якынайтуга үз өлешегезне керткәнсез. Бөек Җиңүнең барлык дөнья халкы өчен авыр сынауга әверелеп, нинди югалтулар бәрабәренә яулап алынуын онытырга хакыбыз юк. Җиңү көне - иң олы бәйрәм һәм яшьләрне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү, райондашларыбыз батырлыгын киләчәк буыннар хәтерендә саклау максатында игелекле эш алып бару өчен куәтле этәргеч ул. Барыгызга да сәламәтлек, шатлык, бәхет һәм озын гомер телибез. Дөньялар тыныч булсын, якын кешеләрегезнең кайгыртуын тоеп, исәнлектә, иминлектә озын гомер итәргә язсын.

Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты, район ветераннар Советы.

Фото: https://www.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев