Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Йолдызлык - 2024»

Кичә Балтач мәдәният үзәгендә «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең зона туры башланып китте.

 Безнең районыбыз зона ярышының икенче көне, ягъни 9 мартта Арча, Саба, Әтнә районнары белән  “хореография”, “вокал-соло”, “вокаль ансамбль”, “конферанс” номинацияләрендә чыгыш ясадылар. Икенче турга  “хореография” номинациясендә Балалар сәнгать мәктәбенендә эшләп килүче,    “Чулпан” (җитәкчеләре Әхмәтова З.Р. һәм Трофимова Л.М.) хореография коллективларының 5-10 һәм 11-15 яшь категориясенә кергән группалары, Балалар иҗат үзәгенең  “Сюрприз” бию колективы  (“”Василек” группасы, җитәкчесе Баева З.Р.), аерым җырчыларыбыздан О.Мәтәскәдән Исламов Ильһам (җитәкчесе Нигъмәтҗанов Б.М.), Нигъмәтҗанов Данис һәм Нигъмәтҗанов Данияр (җитәкчеләре Поташова А.Б.) һәм конферанс  номинациясендә  Алан авылыннан Кәримов Сәет (җитәкчесе Туктамышева Ә.Х.) Фестивальнең Гала-концертында катнашу һәм бүләкләнү хокукына ия булдылар. Талантлы дусларыбызга уңышлар теләп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев