Район яңалыклары

Иптәшләрчә хоккей ярышы

Бүген «Теләче - Арена» боз сараенда Теләче районы һәм Саба районы командалары арасында, хоккей буенча, иптәшләрчә уен узды.

Командаларны Теләче муниципаль районы башлыгы Айрат Фатхуллин, Татарстан Республикасы Рәисе Админстрациясе Җитәкчесенең беренче урынбасары – Татарстан Республикасы Рәисенең Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы  Илнур Гарипов, Татарстан Республикасы  Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хаҗипов һәм Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миннеханов сәламләде. 

Саба командасы  4:3 хисабы белән җиңүгә иреште. Котлыйбыз! 

Зөлфия Ибраһимова.


Нет комментариев