Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ирекле төр көрәштә җиңүчеләр билгеле

Исегезгә төшерәбез, кичә, ягъни 9 февраль көнне, “Батыр” спорт комплексында Россиянең атказанган тренерлары Мәгас Мөбәрәкша улы Сәхәбетдинов белән Әсгать Шәйхетдин улы Шәйхетдинов истәлегенә билбау көрәше буенча XIX нчы Бөтенроссия ярышлары башланып китте.

Анда Казахстаннан, Россия төбәкләреннән һәм республикабыз районнарыннан килгән 200 дән артык көрәшче бил алыша. Кичә алар ирекле төрдә көч сынаштылар, аның җиңүчеләре билгеле.

Ярышларның барышын һәм җиңүчеләрне, призлы урынга лаек булучыларны бүләкләү тантанасын сез түбәндәге фоторәсемнәрдә күрәсез.

Бүген спортчылар классик төрдә көч сынашачаклар. Хөрмәтле райондашлар, мавыктыргыч һәм киеренке алышларны тамаша кылырга рәхим итегез.

Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев