Иске Җөри авылы балалар бакчасына ЮХИДИ хезмәткәре килде
Район яңалыклары

Иске Җөри авылы балалар бакчасына ЮХИДИ хезмәткәре килде

Иске Җөри авылы балалар бакчасына ЮХИДИ инспекторы Ленар Тәлгать улы Кыямов килде.

Инспектор балаларга юлны ничек дөрес чыгарга һәм ни өчен өлкәннәрнең кулын нык тотып барырга кирәклеген, һәр баланың махсус автокреслода утырырга һәм каешны эләктерергә тиешлеген аңлатты.  Балалар кунакны зур кызыксыну белән тыңладылар, сорауларга актив җавап биреп, үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Очрашу ахырында полиция хезмәткәре балаларга истәлекле бүләкләр тапшырды - бу бүләкләр сабыйларга урамда һәрвакыт игътибарлы булырга кирәклеген искәртеп торачак.


Нет комментариев