Юбилее уңаеннан “Татмедиа” акционерлык җәмгыятеннән Рәхмәт хаты тапшырылды
Тормыш сукмаклары буйлап атлый торгач, 50 ел вакыт узган да киткән. Үзәк бистәсендә яшәүче Ильяс Ибраһимов бу көннәрдә үзенең юбилеен билгеләп уза.
“Теләчеинформ” мәгълүмат үзәге коллективы белән тыгыз элемтәдә торучы Ильяс әфәндегә “Татмедиа” акционерлык җәмгыятеннән дә Рәхмәт хаты килеп төште һәм тапшырылды.
Ул Үзәк бистәсендә ике балалы гаиләдә туып үскән. Укып бетергәннән соң авыл хуҗалыгы академиясенең бухгалтерлар бүлегенә укырга керә. Хезмәт юлын Үзәк бистәсендә колбаса ясау цехын ачып анда хезмәт куя. Армия сафларында хезмәт иткәннән соң да, каяндыр җиңел тормыш эзләп, читкә китми. Туган ягында хезмәтен дәвам итә. Ленин исемендәге тәҗрибә җитештерү хуҗалыгында Закирҗан Миннемуловичның урынбасары булып эшли. Вамин системасы оешкач сак хезмәте буенча җитәкче урынбасары булып хезмәт куя. 2016 елдан шәхси эшмәкәр булып теркәлеп, умартачылык өлкәсенә кереп китә. Бүген аның 100 башка якын умартасы бар. Һәрчак яңалыкка омтылучы Ильясның терлек майларын эшкәртүче цехы да бар. Биредә җитештерелгән продукция “Нәфис” косметикасын җитештерүче заводка китә. Улы да бүген үз юлыннан атлап, бухгалтерия буенча белемен күтәрә. Тормыштан зарланмыйча, акрын гына ул алга атлый. Яңа хыяллары аңа алга таба карап яшәргә көч, куәт бирә. Хыяллар исә үз чиратында могҗизалар тудырырга сәләтле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев