Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Юбилейлары белән тәбрикләделәр

Төрек -Тәмте авылында яшәүче Вәлиев Нуриәхмәт абый белән Миңнегөл апа 90 яшьлек юбилейларын бәйрәм итә. Аларны гомер бәйрәмнәре белән район башлыгы Айрат Фатхуллин, ветераннар Советы рәисе Рәис Заһидуллин, Югары Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Фәрит Мәхмүтов һәм туганнары котлады.

Икесе дә Төрек -Тәмте авылынан булган  яшьләр 1962 елда гаилә корып җибәрә. Биш бала тәрбияләп үстерә алар. Бүгенге көндә 9 оныклары, 10 оныкчыклары бар. Нуриәхмәт абый «Куйбешев» колхозында хезмәт куйган – җәй көннәрендә комбайнда эшләсә, кышкы чорда фермада малларга азык әзерләгән. Миңнегөл апа шушы ук колхозда төрле эштә эшләп лаеклы ялга чыга. Бүгенге көндә алар малайлары Зиннур гаиләсе тәрбиясендә яши.

Зөлфия Ибраһимова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев