Югалмас Туган телем (район бәйгесе кысаларында)
Район яңалыклары

Югалмас Туган телем (район бәйгесе кысаларында)

Бүген бәйге кысаларында сезгә Шәтке урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Рәзилә Габделхәеваның шигырен тәкьдим итәбез.

Югалмас Туган телем

 

Туган телем минем  - татар теле,

Бөек Тукай язган моңлы тел.

Гасырлардан-гасырларга күчкән,

Энҗе-мәрҗәннәрдәй затлы тел.

 

Кимсетелү-кагылулар күреп

Яшәсә дә, һаман югалмый.

Бер егыла, тагын торып баса,

Горур башын түбән иялмый.

 

Тукай агабызның “Милли моң”ы

Буыннан-буынга чакыра.

Шушы хисләр белән, ялкынланып,

Атлыйбыз без һаман гел алга.

 

“Тәфтиләү”дән алган җылылыклар,

Сафландырып, нечкә күңелне,

Ана догасыдай , озата бара

Олы юлдан барган ул-кызны.

 

Туган телем – моңлы Тукай телем,

Югалмыйча, һәрчак яшә син!

Башка телләр безнең телгә карап,

Ак көнләшү белән көнләшсен.

 

 


Нет комментариев