Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ЮИД командасы катнашында файдалы очрашу узды

Иске Җөри урта мәктәбендә балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалау өчен «Внимание-дети» акциясе кысаларында Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча ЮХИДИ дәүләт инспекторы, полиция лейтенанты Киямов Л.Т. һәм ДБУнең Казан шәһәре территориаль идарәсенең профилактика бүлеге Саба районы бүлеге начальнигы Ягъфәрова Г.Н., шулай ук Бадриева Н. Р җитәкчелегендәге МБГУ - Иске Җөри урта мәктәбенең ЮИД командасы катнашында файдалы очрашу узды.

Инспектор белән бергә балалар юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен һәм юл билгеләрен кабатладылар, тәүлекнең караңгы вакытында хәрәкәт иткәндә киемдә яктылыкны чагылдыручы элементлар булдырырга кирәклеге турында сөйләнде, велосипедта йөрү кагыйдәләрен дә искә төшерделәр. Балалар зур игътибар белән кунакларны тыңладылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев