Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау буенча әңгәмә үткәрелде

Ел саен ноябрьнең өченче якшәмбесендә үткәрелә торган Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне уңаеннан, Теләченең өченче номерлы балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча әңгәмә үткәрелде.

ДБУнең Казан шәһәре территориаль идарәсенең профилактика бүлеге Саба районы бүлеге җитәкчесе Ягъфәрова Г.Н. — тәрбияләнүчеләрнең әти - әниләренә быел Казанда булган аеруча  резонанслы очракларны сөйләде, шулай ук юл хәрәкәтендә катнашучылар-автомобиль йөртүчеләр, җәяүлеләр һәм пассажирлар өчен куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерде. Хәрәкәттә катнашучыларның бары тик үзара хокукларын һәм бурычларын үтәве генә аварияләр санын киметергә һәм юлларда үлем һәм җәрәхәтләнү очракларын булдырмый калырга мөмкин, дип ассызыклады ул. Анкета үткәрде, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча белешмәләр өләште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев