Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Юлларда 14 кешенең гомере өзелгән

Узган атна (10 - 16 апрель көннәре) тарихка кара атна булып кереп калачак, республикабыз юлларында14 кешенең гомере өзелде. Пәнҗешәмбе көнне республиканың юл иминлеге буенча Хөкүмәт комиссиясе чираттан тыш утырышка җыелды һәм вәзгыятьне анализлады.

Кисәтү дә үткәрелә

Агымда елның өч аенда республика юлларында 543 юл - транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 63 кеше үлгән, 677 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте алган. Апрель аенда исә 120 һәлакәт теркәлеп, аларда 17 кеше үлгән, 130 кеше зыян күргән. Шулай итеп, быел юлларда үлүчеләр саны 85кә җитте. Бу күрсәткеч үзган  елгы шушы чор белән чагыштырганда 23кә артык. Гомумән алганда, аварияләр кими, әмма булганнарында үлүчеләр күп. Сәбәпләре, каршы як полосага чыгу, югары тизлек, җәяүлеләр һәм исереклек. 

Барысына да өлгерергә тырышабыз

Соңгы арада күп кеше үлеменә китергән аварияләр республика буенча статистиканы тагын да начарайтты. Җиңел автомобильдә кемнәр булган, автоинспекторлар авариянең сәбәбен нидә күрә? Иртәнге алтылар тирәсендә, түләүле М12 Федераль трассасында “Хундай - Солярис” алда баручы “Валдай” машинасы астына килеп керә. Авариянең никадәр куркыныч булуы фаҗигадән соң төшерелгән фотолардан  чамаларга була. Җиңел автомобиль йөк машинасы астына кереп сытылган. Димәк, машинаның торышына караганда алда утыручылар шунда ук җан биргәндер. Арттагыларның да исән калу мөмкинлеге булмаган. “Машина йөртүче йоклап киткән дип уйлыйбыз”, - диде җирле автоинспекторлар. Авария урыныннан җиңел машинаны бик тиз алып киткәннәр. Аннары, юлны тимер - томыр, пыяла кисәкләреннән арындырганнар. Дүрт кешенең гәүдәсе моргка озатыла.  “Валдай” машинасы йөртүчесе тән җәрәхәтләре алмаган. Аның Мәскәүдән Әлмәткә йөк илтүе була. Кайбыч районы республикада юлда үлүчеләр буенча кара исемлеккә керми.

Узган елгы аварияләрдә биш кеше һәлак булган. Иртәнге авария быелгы куркыныч статистиканы ачып җибәрде. Фаҗига уңаеннан җинаять эше ачылачак. “Хундай - Солярис”ның пассажирлары  - Украинада махсус хәрби операциядә катнашучылар, кыска вакытлы ялга кайткан булганнар. Бүгенге тормышта барысына да өлгерергә ашыгабыз. Хәтта соңгы сәфәр булу ихтималын уйларга да вакыт калмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев