Юлларда бозлавык, сак булыгыз!
Район яңалыклары

Юлларда бозлавык, сак булыгыз!

Татарстанда 7 градуска кадәр җылыта. Бу хакта Гидрометүзәкнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Моннан тыш, кар һәм яңгыр явачак.  Көньяк-көнбатыш җиле секундына 6-11 метр тизлек белән исәчәк, урыны белән җил секундына 18 метрга җитәчәк.

Төнлә термометр баганасы -3дән +2 градуска кадәр, көндез +2дән +7 градуска кадәр күрсәтәчәк. Юлларда бозлавык саклана! 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-7-graduska-kadar-yly-bulacak-5885218


Нет комментариев