Юлда дүрт юл транспорт һәлакәте теркәлде
24, 25, 30 һәм 31 август көннәрендә районыбыз юлларында дүрт юл транспорт һәлакәте теркәлде. Йөртүчеләр һәм пассажирлар арасында да зыян күрүчеләр бар. Һәлакәтләр тиешле тизлекне сакламау, идарәне югалту һәм каршы як полосага чыгу аркасында килеп чыккан.
Әлеге уңайдан муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе, районда юл куркынычсызлыгы комиссиясе рәисе Илнур Хәмидуллин райондашларыбызны - машина йөртүчеләрне дә, җәяүлеләрне дә юлларда мөмкин кадәр сак, игътибарлы булырга чакыра. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында укулар башланган чорда бу аеруча актуаль.
Машина йөртүчеләргә юлларда тиешле тизлекне саклау, тоташ линияне кисеп чыкмау, саклык каешларын кую, балаларны махсус креслоларда йөртү, аек булу, җәяүлеләргә исә урам аша җәяүлеләр кичүеннән генә чыгу мөһим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев