Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Юлларда сак булыйк

Җәйге айларда мототехника иярләүчеләр бермә-бер арта. Билгеле булганча, алар арасында бәхетсезлек очраклары, җәрәхәтләр алу да еш очрый.

Газета битләрендә аларның һәрберсе турында диярлек язып, сәбәпләрен аңлатып, саклык чаралары күрү зарурлыгы турында кисәтеп торабыз. Шулай да бәхетсезлек очраклары булып тора, кеше гомерләре өзелә. 

Велосипедчылар проблемасы да җитди тора. Бер карасаң, хәвефсез транспорт чарасы: тизлеге түбән, балаларны сәламәт яшәү рәвешенә күнектерү, велоспортка әзерләү дә хуплана. Ләкин велосипедны бары махсус мәйданнарда, стадионнарда һәм ябык ишек алларында кулланганда гына әйбәт. Ә зур юлларда йөрү 14 яшьтән дә кече булмаган (24.1 пункт) үсмерләргә генә рөхсәт ителә.

Ә иң мөһиме - юл-транспорт хәрәкәтендә катнашучы һәркемнең үтә җаваплы булулары, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәүләре кирәк.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев