Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Юллардагы иминлекне бергә саклыйк!» район бәйгесе бара

Теләченең өченче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Хуҗина Рузиянең кул эше.

Юл кагыйдәләре.

Юлда йөрү кагыйдәләрен

Һәркем белергә тиеш.

Белү генә түгел әле,

Төгәл үтәргә тиеш.

 

Шул максатны алга куеп

Макетны ясадым мин.

Кече яшьтән балаларга,

Юлда йөрү кагыйдәләрен,

Өйрәтә башладым мин.

 

Теләче үзәгендә

Урнашкан бик күп бина.

Әле алай гына түгел,

Тыз да быз автомобиль чаба.

 

Бакчабызны бик ярата

Теләче балалары.

Төрле урамнан ашыга- ашыга

"Шатлык" ка барулары.

 

Менә, нәкъ шул вакытта

Кирәк бит кагыйдәлэр.

Каян, ничек дөрес итеп

Юл аркылы чыгулар.

 

Махсус урын, юл билгесе

Безгә ярдәмгә килә.

Сулга , уңга күз салып,

Автомобиль югында,

Тизрәк чыгарга кирәк.

 

Юлны чыктык, хәзер инде

Тротуардан гына.

Әти-әнине җитәкләп

Барасы тыныч кына.

 

Менә шулай, уен аша

Өйрәтеп үстерәбез.

Аллаһ безне хәвефләрдән

Саклап йөрсен диябез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев