Изге көннәрдәге изгелек
Кичә, ягъни 29 июнь көнне «Теләче» газетасы хезмәткәрләре Саба районы Утар балалар йортында булып кайтты. Сәбәбе – балаларга күтәнәч илтү.
Тормышта яхшылык эшләргә әзер кешеләр һәрвакыт бар. Ә балалар йортында тәрбияләнүчеләрне күргәч, яшәү мәгънәсе акчада түгеллеген аңлыйсың. Әлеге балалар хакына иганә итүчеләрнең беркайчан да бетеп торганы юк. Шуңа да бер әйтүебез булды идеябезне, иганәчеләребез бик теләп кушылды – хәзерге көндә үз эшләрен ачып җибәргән Теләче авылыннан Илдар Зәйнетдинов, Әнисә Евдокимова һәм Равис Хаҗиевлар безгә үзләре үстергән виктория җиләге җыеп тапшырдылар. Аларга бу изгелекләре өчен чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез! Алдагы елларда уңышлары тагы да артсын иде дигән теләктә калабыз! Ә безнең исә әлегедәй хәйрия акцияләре алга таба да дәвам итәр әле.
Зөлфия Ибраһимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев