Изгеләрдән - изге Ватан - ана
Район яңалыклары

Изгеләрдән - изге Ватан - ана

Авыл җирлекләрендә Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан игълан ителгән «Алар даны мәңгелек» дип исемләнгән сәнгать фестивале концертлары дәвам итә.

Аның соңгысы 5 апрель  көнне Иске Җөри авыл җирлеге үзешчәннәре тарафыннан күрсәтелде. Анда өлкәннәр белән беррәттән , студентлар да, укучылар да актив катнашты. Әлеге фот орәсемнәрдә сез изгеләрдән- изге булган Ватан-ана, Туган җир һәм Тынычлык кебек төшенчәләргә багышланган тамаша барышын күрәсез. Концерт турында тулырак «Теләче» газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Фәнил Гаязов. 


Нет комментариев