Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кабат, кабат инанабыз

Районыбызда тормышларын сәнгать, үзмәшгульлек, кул эшләре, пешекчелек һәм башка төр һөнәрчелек белән бәйләп гомер итүче гаиләләр күп.

16 ноябрь көнне Үзәк, Олы Кибәхуҗа авыллары мәдәният йортларында  “Минем гаиләм - минем байлыгым” дип исемләнгән сәнгать фестивале кысаларында узган концертларда без моңа кабат инандык. Үзешчәннәребез яки оста куллы райондашларыбыз кайсы гына һәм нинди генә сәхнәдә чыгыш ясамасын, чыгышлары авылдашларының, жюри әгъзаларының көчле алкышларына күмелде.

Шуның чагылышын сез түбәндәге фоторәсемнәрдә күрәсез. Сөекле Тукаебызга ияреп, “Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул”, - диярсе генә кала.

Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев