Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Кабат “Казанский Сабантуе” гөрләде

21 июль кичендә һәм 22 июлгә каршы төндә районыбызның Тәмте авылында кабат “Казанский Сабантуе” гөрләде.

Районыбызда халыклар дуслыгын гәүдәләндерүче, керәшен карендәшләребезнең гореф-гадәтләрен һәм йолаларын кадерләп саклап килүче әлеге рәсми булмаган бәйрәмгә олысы да, кечесе дә теләп килә һәм тәкъдим ителгән спорт ярышларында, уеннарда, җыр-бию бәйгеләрендә актив катнаша. Ул быел да бик оешкан төстә, чикләрне белми торган бәйрәм буларак узды. Бу хакта бәйрәмнең тантаналы ачылышына муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин белән Теләче авылы Покров чиркәве настоятеле Алексей атакай да ассызыклап узды. Чөнки бәйрәмне оештыручылар, бигрәк тә Тәмте авылында туып - үскән Ивановлар гаиләсе, якыннары, дуслары, гомумән, берничә генә йорты булган Тәмте авылы халкы моның өчен көчен кызганмады. Бу көнне бәйрәмгә килүчеләрнең күңелен республикабызның Халык артисты Илсаф, республикабызның Атказанган артисты Нурзадә, “Бәрмәнчек” керәшен дәүләт фольклор ансамбле артистлары - Снежана Абрамова, Юлия Туктарева, Зоя Борисова җырчылар -  Илгәрәй, Римма Никитина,  Мамадыш районының Җөри авылында  Питрау бәйрәмендә үткәрелеп килә торган “Керәшен чибәре - 2014” бәйгесе җиңүчесе Алинә Давыдова Марина Карпова, Анастасия Иванова, Казан шәһәреннән килгән “Айбагыр”, Субаш авылының “Нардуган” һәм Иске Карабаян авылының “Беләзек”керәшен халык фольклор ансамбльләре күрде. Бәйрәмне үтемле итеп, Галискәр Камал исемендәге татар дәүләт академия артисты, республикабызның Халык артисты Олег Фазылҗан белән Евгений Борисов алып барды.

Бәйрәм тарихи, үзе зур тәрбияви мәгьнәгә ия йола белән - түгәрәк әйләнү белән башланып китте. Анда олысы да, кечесе дә катнашырга, күңеллләренә изгелек, яктылык алып калырга тырыштылар. Алар арасында муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин белән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хамидуллинны да, Теләче авылы Покров чиркәве настоятеле Алексей атакайны да күрергә мөмкин иде.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев