Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кабат сертификатлар тапшырылды

Бүген, ягъни 27 апрель көнне, муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә районыбыз кырларында булып язгы кыр эшләренең барышы белән танышты, алдагы биш көндә иң күп норма-смена эш башкарган игенче-механизаторларга акчалата премия сертификатлары тапшырды.

Бу көнне район башлыгы кулыннан акчалата премия сертификатларын Равил Исламгәрәев, Марат Зарипов, Ильфир Салихов (“Чулпан”), Илсур Камалиев (“Таң”), Илһам Фатыйхов (җаваплылыгы сикләнгән “Август - Теләче” ширкәте), Илнур Шәрипов (“Низамов М.Х” крестьян-фермер хуҗалыгы), Габделәхәт Яппаров (“Әхмәтова Г.Ф.” крестьян-фермер хуҗалыгы) кабул итеп алды.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, игенче-механизаторлар белән очрашу вакытында муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов: “Бүген игенчеләребез “экватор сызыгы”н узып бара. Башкарылган эш күзгә күренә. Шул ук вакытта басуларда дым кытлыгы да сизелә. Көзге культураларны тагын бер кат яфрактан тукландыру зарур. Алдан чәчелгән басуларның инде тишелеш биргәннәре дә бар. Аларны исә кичекмәстән  тырмаларга кирәк. Тулаем алганда, язгы кыр эшләре оешкан төстә бара. Җаваплылыклары чикләнгән “Август - Теләче”, “Чулпан” ширкәтләре механизаторлары аеруча югары җитештерүчәнлеккә ирешеп эшли. Хуҗалыклар язгы кыр эшләрен Җиңү көненә кадәр тәмамларлар дигән ышаныч бар,” - дип белдерде. 

Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев