Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кабатланмас кояшлы, җылы көннәр әҗере

Күргәнебезчә, табигатьтә августның кабатланмас, кояшлы, җылы алтын көннәре тантана итә. Вакытны алтынга тиңләвем тикмәгә түгел. Бу чыннан да шулай, бигрәк тә бер караңгыдан икенче караңгыга һәр сәгатьнең, минутның кадерен белеп басуда эшләүче игенче-механизаторлар өчен.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идәрәсеннән 27 августка алынган мәгълүматларга караганда, районда барлык иген мәйданнарының 15643 гектары, ягъни 68%ы теземнәргә салынган, шуның 15023 гектары, ягъни 66%ы суктырып алынган. Тулаем икмәк кереме 48160 тонна. Шуның 10020 тоннасын - арыш, 8359 тоннасын - көзге бодай, 19781 тоннасын арпа һәм башка культуралар тәшкил итә. Бер гектарга уртача иген чыгышы - 32,1 центнер. Иң мул иген чыгышы - “Алан” ширкәтендә. Биредә бер гектардан 41,4 центнер уңыш җыеп алына. Ә урак темпының иң югарысы - “Агролак” ширкәтендә. Монда урып-җыю эшләренең 81% тәмамланган инде. Урып-җыю эшләренең темпы “Чулпан”, “Алан”, “Әбде” ширкәтләрендә, ачык типтагы “Теләчеагрохимсервис” акционерлык җәмгыятендә начар түгел. Ә менә “Таң” ширкәте, “Әхмәтов” крестьян-фермер хуҗалыгы, “Баландыш” кооперативы игенче-механизаторларына эш темпын бермә-бер арттырасы бар.

Фәнил Нигъмәтҗанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев