Кадерле хатын-кызларыбыз!
Сезне ихлас күңелдән яз һәм матурлык бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәбез.
8 март сөекле хатын-кызларыбызны - әниләребезне, әбиләребезне, сөйгән ярларыбызны, апа-сеңелләребезне олылау бәйрәме. Тормышта нинди генә уңышларга ирешсәк тә, без барысы өчен дә, беренче чиратта, әниләргә бурычлы. Гаилә учагын сүндермичә саклау, әхлакый кыйммәтләрне ныгыту, балалар тәрбияләү кебек җаваплы вазифаларны баш- каруыгыз өчен зур рәхмәт сезгә. Сезнең янда ирләр көчлерәк, яшәешебез миһербанлырак була бара. Сез ирне дә, баланы да багасыз, тормышны җигелеп тартасыз, эштә дә уңышлар яулыйсыз. Районыбызның икътисадый, мәдәни тормышына үзегездән лаеклы өлеш кертәсез. Шулай ук сәнгатьтә, авыл хуҗалыгында да мул хезмәт җимешләрегез күз алдында. Ә инде районыбыз мәгърифәтен, сәламәтлек саклау өлкәсен сездән башка күзаллавы да кыен. Арагызда югары уңышларга ирешеп, төрле дәрәҗә бүләкләргә, мактаулы исемнәргә лаек булучы- лар да күп. Бу бәйрәм көнендә Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, сугыш чоры балаларына - кадерле әбиләребезгә, әниләребезгә аерым рәхмәт сүзләре җиткерәбез. Фидакарьлегегез өчен сезнең алда баш иябез. Акыллы киңәшләрегез, саллы тормыш тәҗрибәгез белән сез үз балаларыгызга һәм оныкларыгызга бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтәсез, яңа уңышларга рухландырасыз. Кадерле хатын-кызлар! Сезгә гаилә бәхете, иминлек, сәламәтлек телибез, гел яшь булып калыгыз! Теләкләрегез чынга ашсын, яраткан кешеләрегез яныгызда булсын, балаларыгыз һәм оныкларыгыз уңышлары белән куандырып торсын.
Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев