Кагыйдәләрне үтәү зарур
Бүген муниципаль район Советының кече утырышлар залында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәмидуллин рәислегендә, районда юл куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышы булып үтте.
Киңәшмәдә алдан билгеләнгән көн тәртипләре буенча Россия эчке эшләр министрлыгының Теләче бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы Фәрит Гатауллин, район мәгариф бүлеге мөдире Наталья Карпова, хуҗалык-эксплуатация конторасы начальнигы Газинур Закиров чыгыш ясады.
Азактан әлеге чыгышлар буенча нәтиҗә ясалды, тиешле карарлар кабул ителде. Юлларда кагыйдәләрне төгәл үтәү зарур, икеләтә уяулык сорала,- диелде киңәшмәдә катнашучылар тарафыннан.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев