Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Капка төбендә

Халкыбызның борынгы йолалары, гореф-гадәтләрен саклап калу бик матур күренеш. Элеккеге вакытларда Нардуган, Нәүрүз бәйрәмнәре шаулап үткән, аулак өйләр, каз өмәләре гөрләгән, кич утырганда яшьләр бер-берсе белән аралашканнар. Җыр, моң ярдәмендә сагышларын таратканнар, кызлар кул эшләре белән шөгыльләнгәннәр. Оста чигүчеләр көмеш җепләр, сәйлән, энҗе белән калфак, түбәтәйләр һәм башка әйберләр чиккәннәр.

Ләкин бу матур йолаларыбыз онытыла, рухи хәзинәбез сына башлады. Әммә һәр кеше, үзенең үткәнен, әби- бабаларыбызның безгә калдырган бәйрәмнәрен, йолаларын белергә, аларның нинди һөнәрләр белән шөгыльләнгәне, ничек киенеп йөргәнлекләре белән кызыксынырга тиеш. Әкълимә клуб мөдире булып эшли башлаганнан бирле, балалар белән дә, өлкәннәр белән дә төрле чаралар үтеп тора. Күптән түгел "Капка төбендә кич утырабыз" дип аталган чара узды. Капка төбе искиткеч итеп бизәлгән иде. Чиккән сөлгеләр, кулъяулыклар. Өстәлдә чыжлап кайнап чыккан самовар. Бу кичерешләрне сүзләр белән генә әйтеп бетереп булмый. Яше, карты да оештырган бу чарада актив катнаштылар. "Наза", “Түбәтәй" уеннары уйнап яшьлегебезгә кайттык. Кич утыру концерт номерлары белән дә үрелеп барды. Авылыбыз җанланды. Хәтта өлкәннәр дә клубка барырга атлыгып тора. Авыл халкы исеменнән без аңа рәхмәт әйтәбез. Киләчәктә дә эшендә уңышлар, гаиләсенә тынычлык телибез.

Гүзәлия Рахматуллина, Теләче

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев