Татар халкы элек- электән кунакчыл булган, әби-бабайларыбызның гореф гадәтләрен, милли традицияләрен саклаганнар һәм бик күңелле итеп ял иткәннәр.
Караширмә авылы клубында да әби- бабайлардан килгән “Кич утыру” күңел ачу күренеше булды. Бу күренештә өлкән апа-абыйларыбыз актив катнаштылар, үзләренең яшьлектә уйнаган уеннарын, җырлаган җырларын, әйтемнәрен исләренә төшерделәр.
Нет комментариев