Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Каршыга чыгып һәлакәт ясаган

Агымдагы елның алты аенда районыбыз юлларында тоташ линияне кисеп каршы як полосага чыгу белән бәйле ике юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бу узган елгы шушы чор күрсәткечләренә караганда, бергә кимрәк. Былтыр мәгълүм авариядә бер кеше җәрәхәт алган булса, быелгы һәлакәтләрдә алты кеше имгәнгән.

Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе район бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан һәм массакүләм мәгълүмат чараларында даими профилактик эш алып барылуга карамастан, районыбыз юлларында тоташ линияне кисеп, каршы як полосага чыгучылар очрап кына тора. Мисал өчен, быелның алты аенда автоинспекция хезмәткәрләре тарафыннан тоташ полосаны кисеп, каршы як полосага чыгуның 31 очрагы теркәлгән. 

Иң аянычы - тоташ линияне кисеп, каршыга чыгып һәлакәт ясау. Шундый һәлакәтләрнең икенчесе - 17 июнь көнне Казан - Шәмәрдән юлының 77+ 950 чакрымында 04.50 сәгатьтә теркәлде. 5 июнь көнне шул ук Казан - Шәмәрдән юлының 67+59 чакрымында 12: 15 сәгатьтә килеп чыккан авария турында язган идек инде. Икенче һәлакәтнең килеп чыгуына Байлар Сабасында яшәүче, 1984 елда туган Илдар Мөбәрәкшин сәбәпче була. Ул “Крайслер Вояджер” автомобиле белән Казаннан Шәмәрдәнгә таба хәрәкәт иткәндә Россия Федерациясе Юл йөрү кагыйдәләренең 1.3, 9.10, һәм 10.1 пунктларын тупас бозып, ягъни куркынычсызлыкны тәэмин итмәүче тизлек белән хәрәкәт итеп, 1.1 разметканың горизонталь линияләрен санга сукмыйча, каршы як полосага чыга һәм Кукмара шәһәрендә яшәүче, 1974 елда туган Анатолий Михайлов идарә итүендәге “Рено Сандеро” автомобиленә килеп бәрелә. Нәтиҗәдә, Рено Сандеро” автомбиле йөртүчесе Анатолий Михайлов һәм аның пассажиры, Арчада яшәүче 1976 елда туган Руслан Бәширов авыр тән җәрәхәтләре белән Арча районы үзәк хастаханәсендә озатылалар.

Зыян күрүчеләр саклык каешларын эләктермәгән булсалар, һәлакәт тагын да аянычрак нәтиҗәләр белән тәмамланган булыр иде. Шунысы игътибарга лаек, егерме ел машина йөртү стажы булган ”Крайслер Вояджер” йөртүчесе соңгы ике елда юл йөрү кагыйдәләрен бозганы өчен 22 тапкыр административ җаваплылыкка тартылган.

Фәнил Нигъмәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев