Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Картингычылар кунакка килде

5 июнь көнне Иске Җөри урта гомумбелем мәктәбе базасында эшләп килүче “Ак каен” мәктәп яны җәйге ял һәм сәламәтләндерү лагерына”РОСТО ДОСАФ” оешмасыннан “Картинг” түгәрәге кунакка килде.

Рәис Нуретдинов җитәкчелегендә килгән команда, лагерьга йөрүче балаларны түгәрәк эшчәнлеге, картингның кыскача тарихы белән таныштырды. Башта түгәрәккә йөрүче картингычылар әлеге “нәни” машиналарда мастер класс күрсәттеләр. Аннары лагерьга йөрүче балалар да  йөреп карадылар.  Җитәкчеләре  Нуретдинов Рәис Рөстәм улына  һәм тренерлары Шәрәфиев Илшат Әһлиулла улына бик күп күңелле тәэсирләр калдырганнары өчен рәхмәт. 

        Укучылар исеменнән рәхмәт әйтеп тәрбиячеләре : Мохтарова Г.Т, Шәрәфиева Д.Р.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев