Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Казан Кремлендә Татарстанның иң күркәм гаиләләрен хөрмәтләү тантанасы узды

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова исеменнән тантаналы кабул итү мәҗлесе узды.

Чарага республиканың барлык почмакларыннан 48 гаилә чакырылган, күбесе күп балалы гаиләләр. Әлегедәй чара ел саен Республика көне алдыннан үткәрелә. Кабул итүгә укытучылар, табиб, авыл хезмәтчәннәре гаиләләре, шулай ук халык хуҗалыгының төрле тармагы вәкилләре чакырыла. Бүгенге чакырылган кунаклар арасында — Теләче районыннан Салиховлар гаиләсе дә бар иде.  

Шулай ук, әлеге гаиләне бүген районыбыз җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов та кабул итте. Бергә эшләгән хезмәт юлларын сагынып искә алдылар алар...

 Салиховлар гаиләсе районда иң  хөрмәтле гаиләләрнең берсе.  46 ел эш стажы булган гаилә башлыгы Миңнехаҗи Хәбир улы Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайтканнан  соң Ленин исемендәге совхозда хезмәт куя.  Тормыш юлдашы Нурия Нурислам кызы бөтен гомерен медицинага багышлаган олы йөрәкле ханым. Икесе дә күп санда Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгәннәр алар. Салиховлар өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә алты оныклары, бер оныкчыклары бар. Аларны бүген Казанга  озатканда  бу  матур парга карап ирексездән:  "И ходаем, һәркемгә шундый бәхетле тигез картлык насыйп булса иде", дип теләдек. 

Зөлфия Ибраһимова. 

 

Фото: https://m.business-gazeta.ru/news/561164?utm_content=mobile&utm_medium=teaser&utm_source=top3-news

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев