Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге яшьләре Сабан туена бүләк җыйдылар

Бу йоланы “яулык бәйрәме”, “сөлге җыю”, “сөрән сугу” дип атаучы авыллар да бар.

Кайда – бизәлгән атлар җигеп, кайда җәяүләп җыялар хәзер бүләкләрне.  Җиңел машина да эшкә җигелә. Әмма һәркайда гармун тартып, милли киемнәрдән, җырлап-биеп, күтәренке рухта үткәрергә тырышалар бу йоланы. Ихлас, киң күңелле, кешеләрне, дөньяны яратучы, гореф-гадәтләрне саклап яшәүче авылдашларым ел саен бүләкләрен алдан әзерләп көтеп торалар. “Сабан туенда иң соңлап килгән атка”, “иң яшь көрәшчегә”, “авыш баганага менүчегә”, “беренче килгән йөгерешчегә” дип, бүләкне атап бирүчеләр дә бар. Күп кеше тәмле телен, җыр-биюен, җор сүзен эшкә җигеп каршы ала сөрәнчеләрне.

"Чын мәгънәсендә авылыбызда зур бәйрәм булды. Бирнә җыюны оештыруда үзләреннән зур көч керткән авыл яшьләренә, авылыбызның актив балаларына, баянда уйнаучы асыл егетләребезгә,  Сабан туе бәйрәменә мул бирнәләр бирүче барча авылдашларыбызга (бу җирлеккә Олы Кибәхуҗа, Кече Кибәхуҗа, Казаклар авыллары керә), бәйрәмебезнең күрке булып торган җигүле ат белән чыккан Фәнискә, шулай ук бәйрәмебезгә ямь өстәп, телләрне йотарлык тәмле коймаклары, үлән чәйләре  белән сыйлаган  яшь киленнәребезгә,  Олы Кибәхуҗа авыл мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Ак калфак" коллективына,  бирнә җыючыларга табын эзерләүдә үзләреннән өлеш керткән авыл җирлеге башлыгы Ирек Заһидуллинга, Гөлсинә һәм Дания апаларга, бирнә җыюны оештыруда үзеннән матди ярдәм курсәткән Рафис Рашитовичка  зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Бәйрәмнәребезнең миллилеген югалтмыйча, буыннан - буынга тапшырып, гел шулай бердәм, дус, тату булып яшәргә язсын!, - диде Казаклар авылы китапханәчесе Альбина Рахматуллина.

Зөлфия Ибраһимова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев