Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кечкенә экскурсантлар полиция бүлегендә

Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар полиция бүлекчәсенә экскурсиягә барганнар.

Тәрбиячеләр тарафыннан мондый чаралар даими оештырыла, чөнки бала тирә-як, андагы мохит белән якыннан таныш булырга тиеш. Алар анда полиция машинасы белән, полиция хезмәткәренең хезмәте белән якыннан танышканнар. "Полиция хезмәткәрләре машинада язылган телефон номеры, аның нәрсәгә кирәклеге турында аңлатып китте. Малайлар да, кызлар да бронежилетлар, саклагыч шлемнар киеп карау мөмкинлегенә ия булдылар. Кечкенә экскурсантларга барысы да кызык, эчтәлекле булды. Бик күп сорауларга җавап алып, барлык күргәннәрен истә калдырып, балалар бакчасына кайттылар. Куп балалар алга таба әлеге һөнәр ияләре булу теләкләрен җиткерделәр, - дип үәбәр иттеләр безгә әлеге балалар бакчасыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев