Күңелле булачак
24 декабрь көнне Теләченең үзәк ял паркында 15.00 сәгатьтә үзәк чыршыны ачу тантанасы була. Ул Кыш бабайлар, Кар кызлары һәм бәйрәмчә бизәлгән техника парады белән башланып китәчәк.
Хөрмәтле райондашлар, районыбыз кунаклары! Барыгызны да Теләченең үзәк урамында һәм ял паркында район үзешчәннәре тарафыннан күрсәтеләчәк сихри, әкияти тамашаны карарга чакырабыз. Бәйрәм азагында салют аттырылачак. Килегез, күңелле булачак.
Шулай ук бу көнне Теләченең үзәк ял паркы янында урнашкан Садовая урамында авыл хуҗалыгы ярминкәсе дә гөрләячәк. Җитештерүчеләр бу көнне бәйрәм өстәленә кирәкле булган каз, үрдәк түшкәләре, төрле кабымлыклар, тозлыклар, кайнатмалар, яңа суелган терлек ите, сөт, һәм сөт ризыклары белән сәүдә итәчәкләр. Авыл хуҗалыгы ярминкәсе 12.00 сәгатьтә эшли башлаячак. Моннан тыш, сезне кайнар чәй һәм коймак белән дә сыйлап җибәрәчәкләр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев