Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Күңелле, файдалы шөгыль

Шунысы сөенечле, яшьтән техника җене кагылган балаларга килеп шөгыльләнер өчен Татарстан Республикасының Армиягә, авиациягә һәм флотка булышлык итү буенча ирекле җәмгыятенең (ДОСААФ) Теләче бүлеге каршында Теләчедә Картинг клуб бар.

2020 елның язында оешып эшли торган клубка бүген даими 14 бала йөри. Актив йөрмәүчеләрнең саны 34 кә җитә. Оешкан мәлдә анда 60 бала йөргән. Күрәсең, йөри торгач, беришләренең кызыксынулары кимегән. Хәер... Бу уңайдан клуб җитәкчесе Рәис Нуртдиновның үз фикере: “Барча балага да картингчы булырга димәгән. Кемдер спортның футбол, хоккей кебек төрләрен үз итсә, икенчеләр - шахмат, шашка уйный, өченчеләр - биергә, җырларга өйрәнә. Баланың күңеле нәрсәгә тарта бит. Аны көчләп биетеп тә, җырлатып та, картингта йөрергә дә мәҗбүр итеп булмый. Сүтеп-җыярга алыну турында әйткән дә юк. Нинди генә шөгыль, мавыгу булмасын, иң беренче чиратта, бала күңелендә тартылу, ярату булырга тиеш. Картинг спорты күңелле генә түгел, файдалы да шөгыль”, - дип белдерде.

Аның күңелендә Картинг клуб ачып җибәрү нияте күптән туган була. Теләге зур булса да, финанс кыенлыклары моңа мөмкинлек бирми. Әмма муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов этәргече белән бу хыялы 2020 елда чынга ашкан. Балалар картингны күрсен, ни икәнен аңласын дип, Чаллы шәһәреннән беренче карт машинасын сатып алып кайталар. Әкренләп балалар түгәрәккә йөри, тартыла башлый. Хәзер инде аларның күбесе тормышын техникадан башка күз алдына китерә алмый икән. Килми калсалар, борчыла башлыйлар ди. Шул ук елны ике карт машинасын Татарстан Республикасының Армиягә, авиациягә һәм флотка булышлык итү буенча ирекле җәмгыяте кайтарса, өчне “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең республика идарәсе бирә. Калган карт машиналарын алар 2 тапкыр грантка откан акчага сатып алалар. Бу сумма 520 мең сум тәшкил иткән. Хәзер Картинг клубы 9 машинага ия. Якын киләчәктә кабат грант акчалары отып, тагын берничә машина сатып алырга хыялланалар. Хыяллары чынга ашсын.

Бүген аларның ярышларга йөрү өчен автобусы да бар. Анысына муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов ярдәме белән тиенгәннәр. Күнегүләрне кышын да өзмәс өчен җылы гараж булдырылган. Рәис һәм Илшат (Шәрәфиев) абыйлары авыр, үтә мәшәкатьле, әмма игелекле хезмәт башкаралар. Руфинә Гарифуллина (Теләче), Сәет Заһидуллин (Теләче), Данис Сәхәбиев (Теләче) Рушан Галимҗанов (Теләче) һәм Райнур Мөбәрәков (Орымширмә) иң уңышлы һәм өметле картингчылар булып саналалар. Алар түгәрәккә теләп йөриләр ди. Яратып, күңел биреп шөгыльләнгәч, уңышлар да озак көттерми. Зона, республика ярышларында призлы урыннарны яулап кына торалар үзләре. Быел 6 гыйнвар көнне Раштуа бәйрәме уңаеннан Теләче картодромында узган зона ярышларын зур оешканлык белән үтүен яхшы хәтерлибез (рәсемдә). Анда безнең егетләр, кызлар сынатмады. Призлы урыннарны “чүпләп кенә” тордылар, Быел көзге айларда Чаллы, Казан шәһәрләре, Саба районының Лесхоз бистәсе картодромында мәртәбәле ярышлар көтелә. Без аларга уңышлар теләп калабыз. Тренерлары Рәис һәм Илшат абыйларының башлаган эшләре уң, дәвамлы булсын. 2 0 0 5 е л д а н Т а т а р с т а н Республикасының Армиягә, авиациягә һәм флотка булышлык күрсәтү буенча ирекле җәмгыятенең Теләче бүлеге, шул исәптән Картинг клубы белән запастагы майор, Әфганстан сугышы ветераны, хәрби очучы Рәис Нуртдинов җитәкчелек итә. Бүген әлеге оешмада Картинг клубыннан тыш, машина йөртүчеләр әзерләү курслары авиамоделизм, автомотоспорт түгәрәкләре эшләп, хәрби-патротик, оборонамассакүләм, үсеп килүче буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләп, Армия сафларында хезмәт итүгә әзерләү кебек әһәмиятле эшләр алып бара. 

Фәнил Нигъмәтҗанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев