Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Керәшен авыллары белән танышабыз

🏠#ТЕЛӘЧЕКЕРӘШЕННӘРЕ төпләнеп яшәүче авыллар арасында иң зур һәм көчле авылларның берсе - Субаш авылы.

Туган оям тау ягында,
Гасырларда –тарихың.
Кояш белән бергә торып,
Киләчәккә карыйсың.
Кыю атла, ышаныч ал
Яңа дәвер капкасын.
Таулардан да биек булып,
Балкып яшә, СУБАШЫМ !!!

🔸Һәр төбәкнең, һәр авылның тарихи үткәне, истә кала торган урыннары бар. Ул ерак гасырларга барып тоташа. Субаш авылы бик катлаулы юл үткән. Кама елгасының уңъяк кушылдыгы Мишәнең, Питрәч районына кергән Нырсылар авылы янына коя торган 20 км чамасы озынлыктагы “Нырсинка” суының югары агымында, ягъни су башында Субаш авылы урнашкан.

🏠Субаш авылына исем су- башы сүзеннән чыгып бирелгән. Бу исем анын географик урынын һәм ничек барлыккка килүен тулырак һәм ачыграк күрсәтә. Революциягә кадәр һәм аннан сон, 1940 елларга кадәр эш документларында, адресларда, жир планнарында “Дүртөйле Субашы” дип язылган һәм әйтелгән. 1940 елларга кадәр чит төбәкләрдэ яшәүче өлкән кешеләр хатларын: “Казан губернасы, Мамадыш өязе, Мамалай волосте, Дүртөйле Субашы” адресы белән җибәргәннәр. Бирегә 16 йөзнең беренче чирегендә (1515-1525 елларда) Мамадыш районы Албай, Әрнәш, Владимир авылларыннан 4 гаилә (3се керәшен, 1се рус гаиләсе) хәзерге авыл урынына килеп төпләнә һәм шулай итеп Субаш авылына нигез салына. Күченеп килүче гаиләләр саны һәм ихаталар саны 4 булганга, авыл “Дүртөйле Субашы” дип йөртелгән.

🌱Халкы игенчелек, терлекчелек, итек һәм киез эшкәртү кәсепләре белән шөгыльләнгәннәр. 20 гасыр башында биредә Изге Гурий кардәшлеге мәктәбе (1872 елда ачылган, 1910 елда земство мәктәбе итеп үзгәртелгән), хатын-кызлар грамота мәктәбе (1911 елдан), су һәм җил тегермәннәре, 2 вак кибет эшләгән.

📍1927 елларда Субаш авылында (ул вакытта әле ул Дуртөйле Субаш дип аталган) “Избач” (изба читальная-уку йорты)-клуб ачыла. Анда сәяси-мәдәни чаралар үткэн, партия ячейкалары эшләгән. Ул елларда избачта кем эшләгәне билгесез, сакланмаган. 1992 елларда иске клуб сүтелә, аның урнына янаны сала башлыйлар, әмма ул ниндидер сәбәпләр аркасында җиткерелеп халыкка тапшырылмый. 1995 елдан 2011 елга кадәр авыл клубсыз яши. Әмма авылда үткәрелә торган барлык мәдәни чаралар, мәктәп директоры Чернов Петр Александрович рөхсәте белән мәктәп залында үткәрелә. Һәрбер бәйрәм чарасы шаулап-гөрлэп уза.
16 ел буе рухи азыкка сусаган халык әлеге зур вакыйганы шатланып кабул итә, клуб мөдире итеп Макарова Светлана билгеләнә. 2012 елда Светлана Ивановна әлеге вазифаны Романова Татьянага тапшыра. 2012 нче елдан бүгенге көнгә кадәр, авылның мәктәп бинасында, клуб мөдире вазифасын Татьяна Алексеевна башкара.

✨ 1918-1940 елларда авылда булган яңалыклар, үзгәрешләр✨

1920 елдан 1939 елга кадәр Субашта мәктәп “4 еллык башлангыч мәктәп” була
1927 елларда “Избач” (изба- читальна-уку йорты- клуб) ачыла.
1947 елларда авылда балалар йорты ачыла.
1948 елда Теләче районы Башкарма Комитеты карары белән мәктәп 7 еллык, ягъни тулы булмаган урта мәктәп яңадан ачыла. Монда 6 авылдан килеп, укучылар саны 450-500 чамасы булган.
1954 елда “Кызыл Октябрь” һәм “Красное поле” (Борчаклы яз) колхозлары бер колхозга кушылганнар.
1965 елда авыл “Җәлил”(Нырсы) совхозына керә.(Составында 17 ел дәвамында 9 авыл була).
1982 елда “Җәлилдән” “Баландыш” совхозына аерыла. Директоры Нәбиуллин Фәрхәт Агмуллович була, ул 1986 елда Субаш авылына су кертүгә ирешә.
1989 елда “Баландыштан” “Айдар” совхозы аерыла. Директоры Хасаншин Хайрулла Шайхулович була.
1992 елда “Айдар”дан” Субаш” колхозы аерыла. 1994 елда “Субаш” колхозы яңадан “Айдар” совхозына кушыла. 37 ел эчендә (1957-1994) авыл 12 директор, 3 председатель җитәкчелегендә яшәгән.
1955 елда Тәмте авылыннан Субашка авыл советы күчә, мед.пункт ачыла.
1992 елда Субаш мәктәбе яна, ләкин шул ук елда, 4 айда яна бина төзелә һәм мәктәп “Урта мәктәп” статусы ала.
1994 елнын Октябрь аенда Субаш урта мәктәбе каршында, “Аленушка” балалар бакчасы ачыла.

Теләче районы Субашы авылында элек-электән керәшеннәр яшәгәннәр. Шунлыктан авылны ямьләндереп, балкытып, авыл халкы көче белән эшләнелгән, нәкъ авыл уртасында «Изге Троица» чиркәве балкып тора.
Хәзерге вакытта Субаш авылы Теләче районы Айдар авылы җирле үзидарә составына керә. Авылда 54 хуҗалык исәпләнә.

🔻Мәгълүматны Мария Иванова тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев