Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кешеләргә яхшы булсынга

Әлеге рәсемдә сез Теләче авылының Белова урамында инженерлык челтәрләре төзү һәм төзекләндерү буенча республика программасы нигезендә горизонталь бораулау ысулы белән яңа суүткәргечләр сузучы “Аксустрой” ширкәте (җитәкчесе Илшат Нурислам улы Шакиров) төзүчеләрен – прораб Ленар Сафинны, җир бораулаучы Илдар Салийны һәм эретеп ябыштыручы Эмиль Насыйбуллинны күрәсез.

Шулай ук бу участокта машина йөртүче Альберт Садыйков белән тракторчы Айдар Фәйзиев та хезмәт куя. Төзекләндерү эшләренең смета бәясе проектлары белән бергә 16 миллион сум. 2022 елда Теләче авылы урамнарына бер чакрым да алты йөз метр арага яңа суүткәргечләр сузылачак.

Фәнил Гаязов

Бу хакта тулырак район газетасының 14 октябрь санында. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев