Халыкны ни борчый?
Район авыл җирлекләрендә традицион халык җыеннары узды.
Гадәттә, аның кысаларында ел дәвамында җирлектә үзарасалым акчасына башкарылган эшләрне анализлыйлар, мөһим проблемалар күтәрелә һәм алдагы чорга бурыч-максатлар билгеләнә.
Җыен эшендә район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хамидуллин, Теләче муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Илдар Мөбинов катнашты. Авыл мәдәният йортына җыелган халык җирлек башлыкларының хисапларын тыңлады, алга булган планнар белән танышты.
Җирлектә яшәүчеләрнең яшәү шартларыннан канәгать булулары сизелә. Ник дигәндә, соңгы ике елда үзарасалым акчасына, республикадан дүрт тапкыр арттырылган ярдәм белән, шактый эшләр башкарылган. Авыл эчендәге юллар рәтләнгән, көн үзәгендә булган эшләр башкарылган, социальмөһим объектлар да республика программасы нигезендә төзелеп, төзекләндерелеп тора.
Авыл җирлекләре буенча тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз (№97, 24 декабрь)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев