Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Хезмәткә тугрылык

Мал табибының хезмәт көне иртәнге дүрттә башланып, кичке тугыз-уннарда гына тәмам була.

Бу район ветеринария берләшмәсенең төп табиб-эпизоотологы Азат Йосыф улы Гаялиев өчен дә шулай. Азатның һәм аның хезмәттәшләренең җаваплылыгында   күмәк хуҗалыкларда асралучы меңләгән мөгезле эре терлек исәпләнә. Моңа шәхси хуҗалыклардагы савым сыерлары белән симертү терлекләре, атлар, сарыклар, тавык-чебешләр, каз-үрдәкләр һәм эт белән мәчеләр дә өстәлә.

- Мал табибының эш сәгате санаулы түгел. Иртә-кич тә, төнлә дә һәм шимбә-ял көннәрендә дә ярдәм күрсәтергә туры килә, - ди Азат үзенең гаять четерекле хезмәте турында. Аның вазифасы - хезмәттәшләре белән берлектә, күмәк хуҗалыкларның фермаларында, шәхси секторда йогышлы авыруларны булдырмау, даими рәвештә схема вакцина ясап бару, биохимик анализ, кан анализы алу, терлек торакларына дезинфекция үткәрү кебек тавык та чүпләп бетерә алмастай эшләрдән гыйбарәт. Иренми Азат. Иптәшләре белән бергә, бу эшләрнең һәркайсын тәртипләп, җиренә җиткереп үтәп бара. Шуңа да аның хезмәттәшләре, район халкы алдында абруе зурдан. Күмәк хуҗалыкларда, шәхси секторда профилактик чаралар үткәргәндә мин алар белән еш очрашам, һәм еш кына аларның хезмәте турында мөстәкыйль язмалар да әзерлим. - Вакыт белән исәпләшү юк. Безнең егетләргә бердәмлек, бербереңә ярдәм итеп, аңлашып эшләү хас. Район җитәкчелеге һәм үзебезнең идарә тарафыннан алга куелган катлаулы бурычларны без, әнә шул бердәм көч белән җиңеп чыгабыз, - ди ул үз хезмәтенең әһәмияте һәм үзенчәлекләре турында ассызыклап.

Тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз.
Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев