Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Хуҗалыкларда ни хәлләр бар?

Районыбызның хуҗалыклары терлекләр санын нәселле таналар белән арттыралар.

“Алан”, “Игенче”, “Чулпан” һәм “Агролак” ширкәтләренең терлек торакларына Киров өлкәсеннән Голштин токымлы буаз таналар кайтардылар. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән күренгән мәгълүматларга караганда, районда нәселле таналарның гомуми саны 350 баш. Аларның һәрберсе елга 7-8 мең килограммнан артык сөт бирергә мөмкин. Хәзерге вакытта районыбызда 62,5 тонна сөт җитештерәләр. Голштин токымлы сыерлар иң күп сөт бирә торган сыерлардан санала, шуңа күрә дә биредә сөт җитештерү күләмен арттыруны планлаштыралар. Шунысын да әйтергә кирәк, әлеге таналар хуҗалыкларга Татарстан Республикасы программасы нигезендә кайткан.

Хуҗалыкларда әлеге таналар бүген ничек тәрбияләнә, нинди шартларда яши, әлеге һәм башка сорауларга җавап табу максатыннан, район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек министрлыгының нәсел эшләре буенча идарә җитәкчесе Ришат Зарипов, идарә белгечләре Илфар Баев, Резеда Фархуллина хуҗалыкларда булды.

Бу хакта тулырак "Теләче" газетасыннан укып белә аласыз. (№84, 10 ноябрь)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев