Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Хәвефсез тәгәрмәч” бәйгесе үтте

Бүген “Батыр” спорт комплексында “Хәвефсез тәгәрмәч” республика бәйгесенең район туры булып үтте.

Традицион рәвештә уку елы азагында үткәрелә торган  бәйгедә барлыгы 10 мәктәп командасы көч сынашты.  Бәйге үзе дүрт биремнән һәм иҗади конкурстан гыйбарәт иде.  Биремнәр нигезендә укучыларның юл йөрү һәм тормыш куркынычсызлыгы кагыйдәләрен, беренче ярдәм күрсәтү тәртипләрен ни дәрәҗәдә белүләре, фигуралы итеп велосипедта йөрү осталыклары тикшерелде. 

Шунычы сөенечле,  балалар әлеге биремнәрне кыска вакыт эчендә, зур осталык һәм төгәлләек  белән башкарды. Бу хакта  җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасында район мәгариф бүлеге җитәкчесе Миләүшә Вахитова  белән “Юл хәрәкәте” иминлеге дәүләт бюджет учреждениесенең Саба районы бүлеге җитәкчесе Гүзәл Ягъфәрова һәм ЮХИДИның район бүлекчәсе җитәкчесе, полиция капитаны Ришат Нәзиров та билгеләп үтте. 

28 апрель көнне Казанда узачак зона ярышларында районыбыз данын яклап, Теләче урта мәктәбе командасы чыгыш ясаячак.

Ярышларны үткәрүдә район Укучылар йорты методисты Сәйдә Закирова белән өстәмә белем һәм тәрбия бирү үзәге җитәкчесе Раил Нәҗипов зур булышлык күрсәттеләр. 

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев