«Киләчәк» яшьләр үзәгендә Алдынгылар хәрәкәте 2024 нче елга нәтиҗәләр ясады
279
0
«Киләчәк» яшьләр үзәгендә Алдынгылар хәрәкәте 2024нче елга нәтиҗәләр ясады.
Чарада район Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Динар Гыйниятуллин, ата-аналар Советы рәисе Люция Шакирова, хәрәкәтнең җирле бүлек җитәкчесе Алия Сабирова, укучылар һәм аларның остазлары катнашты.
Бу көнне ел дәвамында төрле проектларны оештырган һәм гамәлгә ашырган иң актив алдынгыларны бүләкләделәр. Алар арасында:
-федераль һәм төбәк чемпионатларында катнашып уңышка ирешкән укучылар;
- «Алдынгылар хәрәкәте өчен 100 идея» төбәк проекты җиңүчеләре;
- хәрәкәтнең җирле бүлеген үстерүгә керткән өлешләре, казанышлары өчен остазлар - укытучылар да бүләкләнде.
Чара барышында багышлау ( торжественное посвящение) - Алдынгылар хәрәкәтенә тантаналы кабул итү дә узды. Төрле мәктәпләрдән килгән 60 егет-кызлар ел дәвамында, төрле чараларда катнашып, хәрәкәт белән якыннан таныштылар. Ә бүген исә тантаналы шартларда кечеләргә үрнәк һәм өлкәннәргә таяныч булырга, белемгә омтылырга һәм тирә-юньдәгеләргә хөрмәт белән үсәргә, буыннар истәлеген кадерләп сакларга, яраткан Ватаныбыз һәм җәмгыятебез файдасына хезмәт итәргә вәгъдә сүзләрен әйттеләр. Хәрәкәтнең символы булган значок һәм дуслык беләзеге алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев